- Син генэ
Төшләр күрә идем, анда тик син идең
Йөрәк гөрләп янды учактай
Башларым буталды, җанымда тынмады
Сине югалткач та аңладым
Яшәүнең мәгнәсе, мәхәббәтнең хисе
Бары тик син генә, син генә
Яшәүнең мәгнәсе, мәхәббәтнең хисе
Бары тик син генә, син генә
- Солдат хаты
Мин кайтырмын, әнкәй, сулар булып
Агып кына синең яныңа.
Чит җирләрдә күпме йөресәм дә
Синең сүзләр гел дә йөрәгемдә.
Кайтырмын мин, әнкәй,
Кошлар булып
Сайрап кына синең яныңа,
- Укенмим
Үкенмә дә, үтенмә дә
Буласы булган инде
Үткәннәрне калын итеп
Күңелдән сызган инде
Кем гаепле беркем түгел
Шулай дисәң, яхшырак
Алга дәшкән киләчәкнең
Утлары да яктырак
- Яратам
Аккошлар да парлы була, бездә оя корабыз
Рәхмәт җаным, син булганга мәңге бергә булырбыз
Айлы төндә ант итештек, өзлеп өзлеп сөяргә
Яратам җаным, сине яратам калыйк шулай гомергә
Яратам, яратам сине җаным
Яратам, яратам сине җаным
Яратам, яратам сине җаным
Яратам, яратам сине җаным