- Атландым атнын биленэ. Нагайбакская нар песня
Атландым атның биленә, чыктым Кытай җиренә,
Кытай җирләре тар икән, без бәхетлеләр икән.
Җилләр исә, чәчәк исен, тарата болыннарга,
Канат булса очарыйым туган-үскән якларга.
Туры аткайымны җиктем, җибәрдем җалын тарап,
Ал яулыкка яшен сөртөп, занкайм калды карап.
Сары ат жиктем яратып, көнчыгышка каратып,
- Париж. нагайбакская нар песня
Пьяла күкәй тәгәрәтәттем, Аппагым (2)
Париж, Париж Парижларга житсен, дип(2)
Сәләм хатлары жибәрдем, аппагым, (2)
Париж, Париж Парижларга житсен дип/(2)
Ат өстендә бик күп йөрдем, аппагым, (2)
Кайыш, кайыш, кайыш дилбегә тотып; (2)
Бу дөньядя бик кюп йөрдем, аппагым, (2)
- Эх малодца
Урманнардан чыгар әле, ай-гай, түше чуар,
Кара урманнарның бөркете;
Текер-текер бүдәнә ул, Гөмбәйләрдән килә лә;
Эх, малодца!
Берләр үпсәң кинәнә ул, таг[ы] да үп, дип инәлә.
Тапкыйларда менсә(й) әле, атларны уйната,
Гөмбәйләрнең уңган на җегете.
Ак куянның, эй, баласын җибәр кырга, уйнасын;